Чему вы научитесь
- Курсны үткәннән соң сез:
- Сызыкча программалау ысулларын, шул исәптән график ысул, симплекс-методны куллана алачаксыз;
- Транспорт мәсьәләсен төрле башлангыч шартлар өчен чишә алачаксыз;
- Бер үзгәрешле функциянең оптималь нокталарын турыга эзләү, дихтомия, алтын кисем ысуллары белән таба алачаксыз;
- Күп үзгәрешле функция оптималь нокталарын табу өчен шартсыз һәм шартлы мәсьәләләрне чишә алачаксыз
О курсе
Курсны үзләштергәч:
операцион тикшерүнең төп этапларын белергә, кабарынкы, сызыкча һәм сызыкча булмаган программалау нигезләре , оптимальләү мәсьәләләренең төп санлы ысуллары һәм чишү алгоритмнары белән белән таныш булырга тиеш;
оптимальләү мәсьәләсен классификацияли алырга, аны чишү ысулын сайлый белергә, санлы ысуллар җыелучанлыгы шартларын тикшерә белергә, табылган чишелешне интерпретацияли алырга тиеш;
оптимальләү мәсьәләләре чишү ысулларына ия булырга тиеш.
Для кого этот курс
Бу курс фәннәрне математика, информатика белгечлекләре буенча татар телендә укучы 3 нче курс студентлары өчен билгеләнгән
Начальные требования
Студент математика белгечлеге буенча беренче ике курс күләмендә математик анализ, сызыкча алгебра, аналитик геометрия буенча төп төшенчәләр һәм теоремаларны белергә тиеш
Наши преподаватели
Как проходит обучение
Студент семестр дәвамында курсны үтәргә һәм эш нәтиҗәләрен укытучыга күрсәтеп барырга тиеш.
Программа курса
Что вы получаете
- Курсны үткәч студент "Гамәлләрне тикшерүһәм оптимальләү ысуллары" предметы буенча программа таләп иткән белем һәм күнекмәләргә ия була.
Price:
Бесплатно