«Информатикадан имтиханга татарча әзерлән»

Бу курс ярдәмендә информатикадан төп дәүләт имтиханына татар телендә әзерләнә аласыз. Һәрбер бирем алдыннан биремнең темасын аңлата торган видео белән таныша аласыз. Барлык биремнәр дә татар телендә. Сезгә имтиханга әзерләнүдә файдабыз булыр дип ышанып калабыз! Уңышлар сезгә, укучыларым!!!
Beginner Level
атнага 1-2 сәгать

What you will learn

  • Информатикадан төп дәүләт имтиханының 10 биремен дөрес итеп эшләргә өйрәнәчәксез

About this course

Курсның максаты: укучыларны информатикадан төп дәүләт имтиханына  татар телендә әзерләү
Татар телендә мондый башка курсны интернеттан таба алмассыз.
Курс имтиханның 10 биременә яхшылап әзерләнү өчен ярдәмлек булачак. Һәрбер бирем, укытучының татар телендә әлеге бирем буенча ничек эшләргә аңлатучы видеосыннан башланып китә. Алга таба һәр темада 10 шар бирем тәкъдим ителә. Җавапларны баш хәрефтән язарга кирәк. Биремнең дөрес җавабы табылмыйча алдагы биремгә күчеп булмый.
Курс түбәндәге биремнәрне үз эченә ала:

1 нче бирем. Мәгълүмати объектларның санлы параметрлары

2 нче бирем. Мәгълүматны кодлаштыру

3 нче бирем. Логик аңлатманың кыйммәтен табу

4 нче бирем. Реаль объектларны һәм процессларны формаль юл белән сурәтләү

5 нче бирем. Формаль башкаручы өчен гади сычыкча алгоритм 

6 нчы бирем. Шартлы операторлы программа

7 нче бирем. Мәгълүмати-коммуникатив технологияләр

 8 нче бирем. Логик аңлатмалар кулланып эзләү системаларында эшләү

9 нчы бирем. Схема рәвешендә бирелгән мәгълүматны анализлау

10 нчы бирем. Төрле санау системаларында саннарны чагыштыру

Whom this course is for

Курс 7-9 нчы класс укучылары өчен

Meet the Instructors

Course content

loading...
Price: Free

Share this course

Price: Free