Чему вы научитесь
- "Математик модельләү нигезләре" курсын өйрәнгәннән соң сез:
- Модель һәм математик модель билгеләмәләрен үзләштереп, аларны практикада куллана алачаксыз;
- Математик модельләү мәсьәләләрен MAXIMA пакеты кулланып эшли алачаксыз;
- Математик модельләү мәсьәләләрен чишкәндә санлы ысулларны куллана һәм аларны нигезли алачаксыз.
О курсе
Курсның максаты - математик модельләү нигезләре һәм модельләгәндә кирәкле кораллар белән таныштыру.
Курсны өйрәнгәндә башта лекцияләр белән ныклап танышырга, аннан соң һәр дәрестәге практик мәсьәләләрне чишәргә кирәк.
Курсның үзенчәлеге - практик мәсьәләләрне чишкәндә санлы нәтиҗә алу.
Для кого этот курс
Бу курс математик модельләүне өйрәнүче студентлар өчен файдалы булачак. Анда аерым бүлекләр сыйфатында MAXIMA пакетында эш тә өйрәнелә. Бу пакетны өйрәнүчеләр файдалы мәгълүмат ала алачак. Аерым бүлекләр сыйфатында санлы ысулларның интерполяция, сызыкча тигезләмәләр системасы чишү ысуллары, сызыкча булмаган тигезләмәләр һәм аларның системаларын чишү, дифференциаль тигезләмәләр өчен Коши мәсьәләсе һәм кырый мәсьәләләрне чишү дә өйрәнелә.
Начальные требования
Бу курсны өйрәнү өчен математик анализ башлангычлары һәм компьютерда эш нигезләрен белергә кирәк.
Наши преподаватели
Как проходит обучение
Курска видеолекцияләр һәм аларны ныгыту өчен тестлар керә. Кайбер тестларны эшләгәндә шактый ук җитди исәпләүләр башкарырга туры киләчәк. Исәпләүләрне кулдан, шулай ук компьютер кулланып башкарырга була.
Программа курса
Что вы получаете
- Математик модель белән эш һәм модельләү күнекмәләре;
- MAXIMA пакетында модельләү мәсьәләләрен һәм башка мәсьәләләрне чишү күнекмәләрен;
- Санлы анализның төп методларын һәм аларны модельләү мәсьәләләрендә куллана алу күнекмәләрен.
Price:
Бесплатно